Үзәкне ачу тантанасында шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры урынбасарлары А.Р. Шарапов, Л.О. Сулима катнашты. Кунаклар капиталь ремонттан соң банына карады. Әлеге максатларга ТР бюджетыннан 18 миллион сум акча бүленеп бирелгән иде. Ремонттан тыш үзәкне кирәкле техника белән тәэмин иттеләр.
Шулай ук, мәктәптән тыш эшләр буенча республика үзәгенең 2017 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Төп доклад белән үзәк директоры Ранис Идрисов чыгыш ясады.