Казанда “Мәктәп директоры” Бөтенроссия бәйгесе финалистлары тәҗрибә өйрәнә

2018 елның 6 феврале, сишәмбе

Мәктәп директоры” Бөтенроссия бәйгесе 2010 елдан бирле уздырылып килә. Бәйгене Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм “Мәктәп директоры” журналы оештыра.

Татарстан мәктәпләре директорлары әлеге бәйгедә актив катнашып килә. 2017 елда бәйгедә республикадан алты гомуми белем оешмасы директоры катнашты. “Мәктәп директоры – 2017” бәйгесенең абсолют җиңүчесе булып Казанның 85нче мәктәп мөгаллиме Ренат Равил улы Хәйбуллин танылды.

Бөтенроссия бәйгесе финалистлары стажировкасы традиция буенча бәйге җиңүчесе төбәгендә уза. Биредә гомуми белем оешмаларында җитәкчелек итүнең нәтиҗәле тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату күздә тотыла.

Стажировка кысаларында Россия мәктәпләре директорлары Казан мәктәпләрендә дә булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International