Балаларга өстәмә белем бирү турында исәп-хисап конференциясендә сүз барды

2018 елның 6 феврале, сишәмбе

“Балаларга өстәмә белем бирү” өстенлекле проектны чынга ашыру нәтиҗәләре буенча мәктәптән тыш эшләр буенча республика үзәгендә исәп-хисап конференциясе узды. Эш нәтиҗәләре турында үзәк директоры Ранис Идрисов һәм “Костер” республика балаларны сәламәтләндерү – белем бирү үзәге директоры Элмира Садриева сөйләде. Конференциядә ТР премьер-министр урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасарлары Азат Шарапов һәм Лариса Сулима катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International