Рус телле укучылар арасында татар теле буенча республика олимпиадасы җиңүчеләре билгеле булды. Олимпиада Казанда узды. Анда 184 мәктәп укучысы катнашты.
Олимпиадада Татарстанның 38 муниципаль районыннан һәм Казанның алты районыннан 4-11 сыйныф укучылары катнашты.
Мөслим, Азнакай, Арча, Югары Ослан, Чистай районыннан, Казанның Идел буе районыннан һәм Чаллы шәһәреннән сигез укучы җиңүче дип табылды.