Рафис Борһанов татарстанлыларны Россия фәне көне белән котлады

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

Хөрмәтле галимнәр, фәнни хезмәткәрләр, укытучылар, аспирантлар һәм студентлар, хезмәттәшләр! Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы коллективы һәм шәхсән үз исемемнән республикада яшәүче барлык галимнәрне һөнәри бәйрәмнәре – Россия фәне көне белән тәбрик итәм.

Хәзерге вакытта республика территориясендә 110нан артык фәнни оешма эшли. Республикада өзлексез рәвештә дәүләт фәнни-техник сәясәтен камилләштерү процессы дәвам итә. Фәнни казанышлары өчен аерым галимнәр һәм тикшеренү коллективларын матди яктан кызыксындыру - фәнни эшчәнлекне стимуллаштыру механизмнарының берсе.

2017 ел Е.К.Завойский, А.Е.Арбузов, А.Н.Туполев исемендәге дәрәҗәле премияләр тапшырылу белән истәлекле. Н.И.Лобачевский исемендәге халыкара премиянең беренче лауреатын бүләкләү тантанасы булды. М.И.Мәхмүтов исемендәге дәүләт премиясе булдырылды.

Хөрмәтле коллегалар, дуслар! Без галимнәребез белән горурланабыз һәм вакыт, буыннар һәм фәнни традицияләр арасындагы бәйләнеш алга таба да дәвам итсен өчен барысын да эшлибез. Шунлыктан чын күңелемнән фәнни тикшеренүләр белән шөгыльләнүчеләрнең һәммәсенә дә яңадан-яңа иҗади уңышлар, үзегезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, иминлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International