Әлеге чемпионатта Казан, Яр Чаллы, Лениногорск белем бирү учрежденияләре 22 яшьтән дә өлкән булмаган 2 кеше составында командалары катнашачак.
3 көн дәверендә катнашучылар плотник һәм монолит эшләрен башкарачаклар, тимер бетон конструкцияләрен сыйфатлы башкару күнекмәләрен күрсәтәчәкләр.
Региональ чемпионатта җиңүчеләр федераль чемпионатта катнашачак.