КФУда “Экотөн” уздырачаклар

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

2 мартта КФУның икенче бинасында (Кремль урамы, 35) 17:30 “Экотөн” башланачак. Әлеге проект берничә өлештән тора: фәнни-популяр лекторий, практик биремнәр, акыллы күңел ачу һәм белем бирү интерактивалар.

Традиция буенча, катнашучыларга КФУ педагоглары кызыклы лекцияләр уздырачаклар.

Барлык кунаклар төрле эксперементларда катнаша, үзләренең белемнәрен тикшерә, микроорганизмнарны микроскоп аша карый, экоуеннарда һәм викториналарда катнаша алачак.

Әлеге чарада катнашу бушлай, керү ирекле. Сайтта тулырак программа белән таныша һәм теркәлә аласыз www.night.kpfu.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International