Кукмарада чаңгы туризмы буенча республика ярышлары узды

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

Ярышларда 16 районнан 150 укучы катнашты.

Чараны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика мәктәптән тыш эшләре үзәге Кукмара шәһәре “Галактика” балалар иҗаты үзәге белән берәмлектә, Казан “Простор” балалар һәм яшьләр туризмы һәм экскурсияләр йорты оештырды.

Өч көн дәверендә чаңгы туризмы техникасын камилләштерделәр. Шулай ук, балалар Кукмара шәһәре турында белемнәрен сынады.

Гомуми зачетта 14 яшькә кадәргә хәтле группада җиңүчеләр булып: 1 урын – Алабуга шәһәре “Юлдаш” балалар һәм яшьләр туризмы һәм экскурсияләр үзәге, 2 урын – Арча районы “Мәктәп укучылары сарае” өстәмә белем бирү учреждениясе, 3 урын – Балтач районы мәктәптән тыш эшләре үзәге командалары танылды.

14-15 яшьлек төркемдә 1 урынны – Казан шәһәре “Простор – 2” балалар һәм яшьләр туризмы һәм экскурсияләр йорты, 2 урынны – Арча районы “Мәктәп укучылары сарае – 2” өстәмә белем бирү учреждениясе, 3 урынны – Кукмара шәһәре “Галактика – 2” балалар иҗаты үзәге командалары яулады.

16 яшьтән алып группа җиңүчеләре булып: 1 урын – Казан шәһәре “Простор – 3” балалар һәм яшьләр туризмы һәм экскурсияләр йорты, 2 урын – Бөгелмә шәһәре балалар һәм яшьләр туризмы һәм экскурсияләр йорты – 2, 3 урын – Түбән Кама шәһәре балалар һәм яшьләр туризмы һәм экскурсияләр йорты – 2 командалары танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International