Чистайда “Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” республика бәйгесенең зональ этаплары узды. Биредә Республиканың 9 районыннан (Аксубай, Әлки, Алексеевск, Лаеш, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Спас, Чирмешән, Чистай) 33 хезмәткәр катнашты.
Бәйгенең зональ этабы 26 февральдә Буа академик Р.З.Сагдиев исемендәге мәктәбендә узды. Биредә Республиканың 8 районыннан (Яшел Үзән, Югары Ослан, Тәтеш, Буа, Апас, Кайбыч, Чүпрәле, Кама Тамагы) 31 педагог көч сынашты.