Татарстан мәктәп укучылары - яшь математиклар Урал турниры җиңүчеләре

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

Яшь математиклар турниры Кировта узды. Биредә Россия Федерациясе шәһәрләре һәм регионнарыннан 80 команда катнашты.

Быел Урал турнирының өлкән төркемендә Казан шәһәре мәктәбенең 8-нче сыйныф укучылары җиңү яулады. Команда составында: Камил Шәрипов, Данил Сибгатуллин, Рамил Зарипов, Айдар Ибраһимов, Полина Клейдман, Розалина Миргалимова. Моннан тыш, Айдар Ибраһимов шәхси олимпиадада да беренче урын яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International