ТР Хөкүмәте йортында Татарстанда узган Ватанны саклаучылар айлыгына нәтиҗәләр ясалды.
Брифинг гадәттәгечә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Анда ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, Татарстан Республикасының хәрби комиссары Сергей Погодин, “Юнармия” бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстандагы төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Александр Бородин катнашты.
Барлык катнашучылар билгеләп үткәнчә, февраль истәлекле вакыйгаларга бай булды: Сталинград сугышында совет сугышчылары немец-фашист гаскәрләрен җиңү көне, Ватан өчен чит җирләрдә көрәшкән якташларыбызны хәтеркә алу көненең 75 еллыгы.
Барлыгы республикада 320000 кеше катнашында 4500 чара үткәрелде.