“Балалар һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә традицион мәдәният һәм белем бирү киңлеге потенциалы” регионара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында “Белем бирү оешмасының психология хезмәте” республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Бәйге белем бирү оешмаларының психология хезмәтенең эшчәнлеген яхшырту максатыннан, өченче ел үткәрелә.
Бәйгедә гомум белем бирү оешмаларының педагог-психологларының 40 хезмәте һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының педагог-психологларының 71 хезмәте катнашты.