Хоккей буенча ярышларның республика этабы тәмамланды

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

21-27 февральдә Арча һәм Минзәлә районнарында шәһәр һәм авыл командалары арасында хоккей ярышлары узды. Бирегә “Готов к труду и обороне” республика һөнәри белем бирү оешмалары Спартакиадасында хоккей буенча зона этапларында җиңгән командалар җыелды.

Шәһәр командалары арасында җиңүчеләр һәм призерлар булып Казан педагогика көллияте, Әлмәт политехника техникумы, Е.Н.Королев исемендәге Түбән Кама политехника көллияте танылды.

Авыл командалары арасында – Саба аграномия көллияте, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы, Буа ветеринар техникумы җиңде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International