Россия герое Марат Әхмәтшинны искә алырга Лаеш районы Атабаева мәктәбе һәм Казан шәһәре М.Р.Әхмәтшин исемендәге 113-нче мәктәбе укучылары җыелды.
Марат Әхмәтшин һәйкәле янындагы митингны генерал Динниулов Д.Р. ачты. Ул геройның әти-әнисе Радик Вагаз улына һәм Римма Гарип кызына улларына яхшы тәрбия биргәннәре өчен рәхмәт белдерде. Барлык катнашучы митингтан соң Россия Герое һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Чара Атабаево мәктәбендә дәвам итте. Укучылар “Этих дней не смолкнет слава” батырлык дәресләрендә, Марат Әхмәтшин истәлегенә үткәрелгән дзюдо буенча турнирда катнаштылар.
Соңыннан, Казаннан килгән кунаклар, Марат Әхмәтшинның авылдашлары геройның каберендә булдылар.