23-28 февральдә Сочи шәһәре “Сириус” белем бирү узәгендә Милли технологик инициативасының Бөтенроссия инженер олимпиадасы йомгаклау этабы узды. Биредә балалар 9 юнәлеш буенча белемнәрен сынады. Финал кысаларында өлкән сыйныф укучылары конкрет технологик биремнәр чиште.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча 11 иң яхшы команда һәм шәхси зачетта 18 җиңүче билгеле булды. Призерлар рәтенә 4 Татарстан укучысы да керде:
Айдар Гариханов, Иннополис лицее 11-нче сыйныф укучысы;
Инсаф Сафин, Иннополис лицее 11-нче сыйныф укучысы;
Ренат Вәлиев, Иннополис лицее 11-нче сыйныф укучысы;
Айгөл Насыйбуллина, 4-нче гимназия-интернатының 11-нче сыйныф укучысы.