22-25 мартта Казанда “Талант канатында” Халыкара бәйге-фестивале узачак.
Бәйгедә коллективлар һәм аерым башкаручылар катнаша ала. Җиңүчеләр вокал, хор җырлавы, инструменталь музыка, хореография, мода театры, оригиналь һәм театраль жанр, нәфис сүз номинацияләрендә билгеләнәчәк. Абсолют җиңүче 100 000 сум акча белән бүләкләнәчәк.