“Россия ел укытучысы” Бөтенроссия бәйгесе региональ этабы финалында “Ел укытучысы” номинациясе кысаларында – 15 педагог, “Педагогик дебют” номинациясендә – 10 укытучы катнаша.
Бер атна дәверендә конкурсантлар төрле сынаулар аша узачак. Ә 16 март көнне физик культура, спорт һәм туризм Идел буе дәүләт академиясендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.