14 мартта Яшел Үзән шәһәре 3-нче гимназиясендә “Федераль стандартларын гамәлләштерү шартларында белем бирү үсеше теория һәм практикасы” XIII Бөтенроссия Занков укуларының республика этабы узды. Педагогик укуларда КФУ укытучылары һәм студентлары, Яшел Үзән мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, педагог-психологлар, Казан, Алабуга шәһәре, Марый Республикасы укытучылары һәм тәрбиячеләре катнашты. Конференция җитәкчесе педагогика фәннәре докторы, КФУ профессоры, Россия педагогика һәм социаль фәннәр Академиясе академикы Габделхаков В.Ф.