14-16 мартта Түбән Кама, Зәй, Алексеевск, Чистай, Болгар, Лаеш, Балык Бистәсе, Нурлат, Аксубай районнарының 15 һөнәри белем бирү оешмаларының коллективлары "Яз тамчысы" фестиваленең зональ этабында чыгыш ясадылар. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасарлары Лариса Сулима һәм Станислав Андреев катнашты.
6 апрельдә КАК КФУ "УНИКС" "Яз тамчысы - 2018" Республика фестиваленең гала-концерты узачак.