4-нче, 5-нче, 6-нчы һәм 11-нче сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре 20 мартта 11-нче сыйныфлар өчен чит ил телләр буенча тикшерү эшләре белән башлана.
Чит ил телләре буенча Бөтенроссия тикшерү эшләре беренче тапкыр үткәрелә. Мәктәпләр биредә үз теләге белән генә катнаша ала. Тикшерү эшләре инглиз, француз, немец телләре буенча узачак. 2018 елны укучылар эшләрне язма яки тулысынча башкаруны сайлый алачак.