21 марттан 11 апрельгә кадәр 11 сыйныф һәм узган елларны мәктәп тәмамлаучылар өчен БДИны вакытыннан алда бирү этабы узачак.
Татарстан Республикасында 3 имтихан кабул итү пункты эшләячәк. 21 мартта - география (13 кеше) һәм информатика (88 кеше), 23 мартта - рус теле (603 кеше), 26 мартта - тарих (132 кеше) һәм химия (149 кеше), 28 мартта - чит ил телләре (телдән) (85 кеше), 30 мартта - математика (база һәм профиль дәрәҗә) (520 кеше), 2 апрельдә - чит ил телләре (язма), биология (228 кеше) һәм физика (178 кеш), 4 апрель - җәмгыят белеме (378 кеше) һәм әдәбият (98 кеше) буенча интиханнар узачак. Барлыгы БДИны вакытыннан алда тапшыру өчен 1000 артык кеше гариза биргән.