Яшь футболчылар үзләренең командаларын Сочида күрсәтү һәм төп бүләк - Лондонга "Арсенал" футбол клубына кунакка бару мөмкинлеге өчен көрәштеләр.
ТӘлеге турнир, яшь спортчылар өчен ярышлар гына түгел, ә чын бәйрәмгә әверелде. Татарстаннан "Шкид" командасы Марый Республикасының "Марсиан" командасы белән уйнаудан баш тарттылар, шуңа икенче урынга лаеклы булып, беренче урынны "Марсианнар"га калдырдылар. "Шкид" командасы тренеры сүзләренчә, Марый командасы белән чагыштырганда, Татарстан командасында уйнаучылар бик кечкенә. Балаларның сәламәтлеген саклап, төрле травмалардан саклау максатыннан уен үткәрелмәгән.