Татарстанда иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучылары билгеле булды

2018 елның 16 марты, җомга

Казанда "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" Бөтенроссия бәйгесенең йомгаклау этабы узды.

Бәйгедә 26 укытучы катнашты, аларның 10сы Россиянең субъектларыннан.

Җиңүчеләр: Казанның 39нчы мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Абсалямова Илмира Хәмит кызы һәм Башкорт Республикасы М.Шәйморатов ис. 104нче мәктәп татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садыкова Венера Әнвәр кызы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International