Андрей Фурсенко: БДИ камилләшәчәк

2011 елның 16 декабре, җомга

Бердәм дәүләт имтиханы әкренләп камилләшәчәк, ләкин 2012 елда ниндидер кардиналь үзгәрешләр булмаячак. Бу турыда ИТАР-ТАССка Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко хәбәр итте. Ул “БДИ бирүдә теләсә кайсы үзгәрешләрнең вакыты чикләнгән” дип искә төшерде. “Теләсә кайсы, хәтта техник үзгәрешләр 1 нче февральдән соң кабул ителми, - дип аңлатты министр. – 1 нче февральгә кадәр кабул ителгән үзгәрешләр генә кулланыла. Кабул ителмәгәннәре исә бер елдан соң гына кулланыла.” “Бу – кыен имтиханнар, - дип таныды Фурсенко. – Аларны камилләштерү – икенче мәсьәлә.”

Министрлык башлыгы быел тарих кебек предметлар буенча сорауларны яңадан карап чыгу мисалын китерде. “Монда күп претензияләр булды, һәм алар гадел,” – дип әйтте ул.

Имтихан бирү процессын иҗадирак ясау планлаштырыламы дигән сорауга Фурсенко бүгенге көндә “әдәбият һәм математикада тест сораулары юк диярлек һәм без алга таба да бу юнәлештә барырбыз” дип җавап бирде. “Без әкренләп тест сорауларыннан табигый-фәнни юнәлешләрдә, аерым алганда, физикада, химияда мәсьәләләр чишү ягына күчәрбез, - дип әйтте ул. – Бу процесс даими рәвештә камилләштереләчәк.”

Яңа үзгәрешләр турында сөйләгәндә, министр льготаларның документларны бер вузга тапшырганда гына игътибарга алыначагын искәртте. “Бу, сез олимпиада җиңүчесе булсагыз яисә социаль хәлегез я сәламәтлек хәлегез белән бәйле ниндидер өстәмә льготаларыгыз булса, алардан документларны бары тик бер вузга тапшырган очракта гына файдалана алуыгызны аңлата, - дип әйтте ул. – Барлык башка вузларда сез тигез шартларда ярышырга тиеш.”

Фурсенко хәбәр иткәнчә, БДИны контрольдә тотуга караганда, соңгы вакытта “бәйсез күзәтүчеләр булу буенча таләпләр, бердәм дәүләт имтиханын үткәрү өстендә контроль, бозулар өчен җаваплылык көчәйтелде.” Министрлык башлыгы сөйләгәнчә, аңа әле генә Россия Федерациясенең аерым субъектларындагы БДИ нәтиҗәләре турында документ килде. Анда кайсы субъектларда аномаль югары нәтиҗәләр ачыклануы һәм аларның ни дәрәҗәдә раслануы анализланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International