13-19 апрель көннәрендә Владикавказда мәктәп укучыларының әдәбият буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Катнашучыларга өч тур — аналитик, иҗади һәм телдән тур үтәргә туры килде.
Татарстан укучылары үзләренең зур әзерлекләрен, тирән белемнәрен һәм иҗади яктан килүләрен күрсәтеп, дәрәҗәле интеллектуаль ярышта республикабызны лаеклы тәкъдим иттеләр.
Казан шәһәре Совет районының 141нче гимназиясе укучысы Денежкина Валерия Дмитриевна олимпиаданың абсолют җиңүчесе булды.