Казанда узган «Туган тел» халыкара форумының пленар утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин төбәкләрдәге татар мәктәпләрен дәреслекләр белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә тукталды.
Ул бүгенге көндә федераль исемлеккә татар теле һәм әдәбияты буенча 90 дәреслек кертелүен хәбәр итте. Бу, аның сүзләренчә, Россиянең теләсә кайсы төбәгендә телне законлы нигездә укытырга мөмкинлек бирә.
Министр шулай ук Татарстанның башка субъектларга күрсәткән ярдәме турында да әйтте. Агымдагы уку елында гына да төбәкләргә 16 млн сумлык 32 мең данә дәреслек бушлай тапшырылган.