21 апрельдән төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенең (ГИА-9) вакытыннан алда этабы башлана. Ул җитди сәбәпләр белән (чирләү, күченү, олимпиадаларда катнашу һ.б.) имтиханнарны төп вакытта тапшыра алмаган чыгарылыш сыйныф укучылары өчен каралган.
Татарстан Республикасында ГИА-9ны вакытыннан алда уздыру өчен Казан шәһәрендә 1 имтихан пункты җәлеп ителгән. Имтиханнарны 6 тугызынчы сыйныф укучысы тапшырачак.
Имтиханнар җирле вакыт белән иртәнге сәгать 10да башлана.
ГИА-9ның вакытыннан алда тапшыру расписаниесе:
21 апрель – математика;
24 апрель – рус теле;
28 апрель – информатика, әдәбият, җәмгыять белеме, химия;
6 май – биология, география, чит телләр, тарих, физика.
Резерв көннәр:
12 май – математика;
13 май – информатика, әдәбият, җәмгыять белеме, химия;
14 май – биология, география, чит телләр (инглиз, испан, алман, француз телләре), тарих, физика;
15 май – рус теле;
18 май – барлык уку предметлары буенча.