Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тармак ведомстволар белән берлектә лагерьларны җәйге сәламәтләндерү-белем бирү сезонына әзерли башлады. Бу хакта видеоконференц элемтә аша узган киңәшмәдә сүз барды.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы 79 меңнән артык баланың ялын координацияли. Аларның 69 075 мәктәп лагерьларында ял итәчәк. Лариса Сулима укучыларның яллары нинди юнәлешләр буенча оештырылачагы турында сөйләде.