Казанда Фәтих Әмирхан исемендәге VIII республика мәктәп укучылары фәнни-гамәли конференциясе узды

2018 елның 23 марты, җомга

          21 мартта Казан шәһәре Яңа Савин районының «170 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә» Фәтих Әмирхан исемендәге VIII республика мәктәп укучылары фәнни-гамәли конференциясе узды.

          Конференциядә республика мәктәпләренең 3-11 сыйныф укучылары катнашты. Укучылар 380 якын фәнни эшләр тәкъдир иттеләр.

          Конференция барышында укучыларда фәнни карашлар системасын формалаштыруына, аларның иҗади сәләтләрен ачуга, фәнни әдәбият, сүзлекләр һәм архив материаллары белән эшли белүләренә аеруча игътибар бирелде.

          Җиңүче һәм призерлар диплом һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International