Рус теле буенча БДИны вакытыннан алда бирү көне

2018 елның 23 марты, җомга

23 мартта рус теле буенча БДИны вакытыннан алда тапшырырга теләк белдергәннәр республиканың 3 имтихан кабул итү пунктында үзләренең белемнәрен тикшерделәр. Әлеге пунктларда контроль исәпләү материалларын принтер аша чыгару һәм җавап бланкларын электрон төргә күчерү технологиясе кулланылды.

Имтихан сәгать 10:00 башланды, 3 сәгать 30 минут дәвам итте.

21 мартта география (8 кеше), информатика (53 кеше) буенча БДИ вакытыннан алда тапшыру көне узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International