Бүген химия һәм тарих буенча БДИны вакытыннан алда бирү көне

2018 елның 26 марты, дүшәмбе

26 мартта химия (149 кеше) һәм тарих (132 кеше) буенча БДИны алдан бирү көне. 

Имтихан 2 пунктта: Казан шәһәре Вахитов районы №13 урта белем бирү рус-татар мәктәбендә һәм Казан шәһәре Идел буе районы №127 урта белем бирү мәктәбендә.

Әлеге пунктларда контроль исәпләү материалларын принтер аша чыгару һәм җавап бланкларын электрон төргә күчерү технологиясе кулланыла.

Имтихан сәгать 10:00 башлана һәм химия - 3 сәгать 30 минут, ә тарих - 3 сәгать 55 минут дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International