Татарстаннан өч укучы астрономия буенча бөтенроссия олимпиадасы призеры булды

2018 елның 26 марты, дүшәмбе

Татарстаннан өч укучы астрономия буенча бөтенроссия олимпиадасы призеры булды. 

Интеллектуаль ярыш Волгоградта 20-25 март көннәрендә узды. Татарстан укучылары Россиянең төрле төбәкләреннән килгән укучылар белән өч турда: теория, гамәли һәм блиц-турнирда көч сынашты.

Астрономия буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында Татарстан укучылары өч призлы урын алды. КФУ IT-лицееның 11 сыйныф укучылары Игорь Никоноров һәм Ратмир Газизов, шулай ук 10 сыйныф укучысы Айрат Нотфуллин призер дипломына лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International