2016 елдан Татарстан Республикасы Президенты ярдәмендә педагогик юнәлештә укучы студентларга максатчан степендиаль ярдәм күрсәтү программасы эшли башлады. Әлеге программада катнашучыларга ай саен өстәмә 15 мең сум акча түләнә. Ел саен проектта катнашу өчен максатчан урыннар бүленеп бирелә, кондидатларны муниципаль һәм региональ сайлап алу этаплары үткәрелә.
27-30 мартта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы зональ собеседованияләр үткәрә (математика, физика, химия, биология, информатика, башлангыч сыйныфлар, рус теле). Кондидатлар белән аралашулар Казанда, Арчада, Чистайда, Әлмәттә, Түбән Камада һәм Яр Чаллыда уза.