“Без бергә” республика халык иҗаты балалар сәнгать фестиваленең зональ этаплары башланды

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

Бәйгенең зональ этабына муниципаль этапта җиңүчеләр килде. Татарстанның Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Питрәч районнарыннан һәм Казаннан 600 артык катнашучы.

Республикада 1 февральдән 26 мартка кадәр мәктәп һәм муниөипаль этаплар узды. Биредә барлыгы 34 450 кеше катнашты.

Зональ этаплар графигы:

1 зона - 29, 30 март, Казан. Үзләренең осталыкларын Яшел Үзән, Биектау, Питрәч, Лаеш һәм Казан укучылары күрсәтәчәк. Үткәрү урыны – балалар иҗаты үзәге “Детская академия”. Башлана -  9.00.

2 зона - 2 апрель, Алексеевск. Катнашучылар: Алексеевск, Балык Бистәсе, Спасс, Әлки, Нурлат районнары. Үткәрү урыны – район мәдәния йорты.

 3 зона – 3 апрель, Яңа Чишмә. Катнашучылар: Аксубай, Чистай, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Зәй, Чирмешән районнары. Үткәрү урыны - район мәдәния йорты.

 4 зона - 4 апрель, Бәгелмә. Катнашучылар:  Әлмәт, Бавлы, Ютазы, Бөгөлмә, Лениногорск районнары. Үткәрү урыны – МАУ “Техника йорты”.

 5 зона - 5 апрель, Мөслим. Катнашучылар: Азнакай, Сарман, Актаныш, Мөслим, Минзәлә районнары. Үткәрү урыны - район мәдәния йорты.

 6 зона - 6 апрель, Яр Чаллы. Катнашучылар: Тукай, Әгерҗе, Менделеевск, Алабуга районнары, Яр Чаллы шәһәре. Үткәрү урыны - МАУ ӨББ «№1 Шәһәр яшьләр һәм балалар иҗаты сарае».

 7 зона - 16 апрель, Байлар Сабасы. Катнашучылар: Кукмара, Әтнә, Балтач, Теләче, Саба, Мамадыш, Арча районнары. Үткәрү урыны – Шәүкәт Биктимеров исемендәге район мәдәният йорты.

 8 зона - 17 апрель, Апас. Катнашучылар: Тәтеш, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Югары Ослан, Буа районнары. Үткәрү урыны - район мәдәния йорты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International