Математика фәненнән бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда бирү көне

2018 елның 30 марты, җомга

30нчы мартта математика фәненнән база (46 кеше) һәм профиль (474 кеше) дәрәҗәләре буенча бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда бирергә мөмкин. Имтиханны тапшыру өчен республика буенча 3 пункт эшли. Барлык пунктларда да контроль исәпләү материалларын принтер аша чыгару һәм җаваплар бланкын электрон төргә күчерү технологияләре кулланыла.

Имтихан иртәнге сәгать 10да башлана. База дәрәҗәсе буенча имтихан – 3 сәгать, профиль дәрәҗәсе буенча 3 сәгать 55 минут дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International