2нче апрельдә чит телләрдән (инглиз теленнән – 75 кеше, немец теленнән – 1 кеше, француз теленнән – 3 кеше), биология (228 кеше) һәм физика (178 кеше) фәннәреннән бердәм дәүләт имтиханын алдан бирү үткәрелә.
Имтихан иртәнге сәгать 10 да башлана.
Биологиядән – 3,5 сәгать, физикадан – 3 сәгать 55 минут, чит телләрдән 3 сәгать дәвам итәчәк.
Иң түбән баллар: биология, физика фәннәреннән – 36 балл, чит телләрдән – 22 балл.