Түбән Кама шәһәрендә ораторлык осталыгы буенча Speaking Contest республика конкурсы узды

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

Конкурс ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Казан милли тикшеренү технология университетының Түбән Кама химия-технология  институты (филиал), Түбән Кама муниципаль районының чит телләр тирәнтен өйрәнелә торган 33нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының Түбән Камадагы филиалы белән берлектә оештырылды.

Конкурста катнашу өчен республикабызның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан барысы 428 эш (аларның 185е шәхсән катнашу, ә 243 е читтән торып катнашу рәвешендә) килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International