Конкурста катнашу өчен Яр Чаллы шәһәренә Татарстанның төрле районнарыннан 400 укучы килде. Мамадышның мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернаты конкурска «Сәнгатьле уку», «Вокал», «Хореография» номинацияләре буенча барысы 14 катнашучы тәкъдим итте. Конкурс нәтиҗәләре буенча Мамадыштан килгән барлык катнашучылар иң яхшылар рәтенә керде. Аларның дүртесе җиңүче булды, ә калганнары II һәм III дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булды.