Укытучылар әзерли торган вузларга максатчан кабул итү программасы буенча сайлап алуның республика этабы төгәлләнде

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

27нче марттан 30 нчы мартка кадәр укытучылар әзерли торган вузларга математика, физика, химия, биология, информатика, башлангыч класслар, рус теле (әңгәмә рәвешендә) юнәлешләре буенча максатчан кабул итү программасы буенча сайлап алуның республика этабы үткәрелде. Зоналар буенча әңгәмәләр Казан, Арча, Чистай, Әлмәт, Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә булды.

Сайлап алуның республика этабында 11нче сыйныфның 300гә якын укучысы катнашты.

Муниципаль һәм республика этабын узган кандидатлар өчен федераль этап – БДИ нәтиҗәләре буенча хәлиткеч булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International