Яр Чаллыда «Зур гаилә уеннары – ГТОга бөтен гаилә белән» дип исемләнгән кышкы фестиваль төгәлләнде

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

30 - 31нче мартта Яр Чаллы шәһәрендә «Нык гаилә» проектын тормышка ашыру кысаларында «Зур гаилә уеннары – ГТОга бөтен гаилә белән» дип исемләнгән кышкы фестивальнең финал ярышлары узды. Финал ярышларында 100дән артык укучы һәм әти-әни катнашты.

Фестивальнең ачылу һәм ябылу тантаналарында муниципаль этапта җиңү яулаган гаиләләрдән тыш:

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Сулима Лариса Олеговна;

Яр Чаллы шәһәре мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча башкарма комитеты идарәсе җитәкчесе Харисов Винер Хәмитович;

«Балалар спорты» иҗтимагый совет әгъзасы, Россия спортчысы, Пекинда узган Олимпия уеннары җиңүчесе, Россиянең атказанган спорт мастеры Гөлнара Галкина-Сәмитова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International