Технология, белем бирү һәм социаль проектлар авторларына Стратегик инициативалар агентлыгы ярдәме турында сөйләделәр

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Конференцияне Казан ачык сәләтләр университеты 2.0 Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән оештырды. Чара Сәләтләр университеты мәйданында – К(П)ФУның Икътисад һәм финанслар институтында узды.

Аның эшендә республиканың төрле районнарыннан килгән 100дән артык кеше катнашты. Конференциянең беренче өлешендә СИА җитәкчесе Александр Островский проектларга ярдәм күрсәтү механизмы, гаризалар әзерләү үзенчәлекләре һәм сайлап алу этаплары турында сөйләде.

Конференциянең икенче өлеше түгәрәк өстәл форматында узды, ул Татарстан Республикасында Милли технологик инициативаларның  түгәрәкләр хәрәкәте катнашучыларын берләштерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International