КФУның Алабуга институтында VII Халыкара Мәхмүтов укулары ачылачак

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

5-6нчы апрельдә вузда хәзерге дөньяда проблемалы укыту буенча фикер алышу өчен укытучы-методистлар, укытучылар, фәнни хезмәткәрләр, фәнни-белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, академик М.И. Мәхмүтов гаиләсе әгъзалары һәм аның укучылары җыелачак.

Мирза Исмаил улы Мәхмүтов (1926-2008) - Россия мәгариф академиясе һәм Татарстан Фәннәр Академиясе академигы, профессор, педагогика фәннәре докторы, филология фәннәре кандидаты, РФ һәм ТР атказанган фән эшлеклесе, фән өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты, Н.К. Крупская исемендәге премия лауреаты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International