Слетта балаларны тәрбиягә алган әтиләр үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, балаларны тәрбиягә алган гаиләдә әтиләрнең роле турында фикер алыштылар. Чарада республиканың 37 районыннан 200 делегат катнашты.
Чарада, шулай ук, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, ТР Дәүләт советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, «ТИСБИ» университеты ректоры Людмила Ногманова, төбәк парламенты депутатлары Ксения Владимирова һәм Анастасия Исаева, «Бердәм Россия» партиясенең Казан җирле бүлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Наталья Гречанникова, шулай ук «Балаларда көч» хәйрия фонды президенты Гадел Зәгретдинов һәм Татарстанның Балаларны тәрбиягә алган гаиләләр ассоциациясенең иҗтимагый совет рәисе Павел Звегинцев катнашты.