Фурсенко ректорларны тулай тораклардагы урыннарны студентларга кире кайтарырга чакырды

2011 елның 27 декабре, сишәмбе
Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко вуз ректорларыннан тулай торакларны билгеләнгән максатларда файдалануларын һәм укучылар өчен барлык яшәү урыннаран да кире кайтаруларын сорады. Элегрәк ведомство башлыгы тулай тораклардагы 10-15% урыннарда вузга бернинди кагылышы да булмаган кешеләр яшәве турында белдергән иде. “Барлык тулай тораклар да бары тик билгеләнгән максатларда кулланылсын өчен, ректорларның минем әйткәннәрне хуплауларын сорыйм”, - диде Фурсенко дүшәмбе көнне үткән Россия ректорлары союзы (РРС) советы утырышында. Министр мәгълүматларына караганда, бүген тулай торакларда 78 мең укучы өчен урын җитеп бетми, бу студентлар өчен якынча 700 мең квадрат метр яшәү урыны. “Вузга кагылышы булмаган кешеләрне – элеккеге хезмәткәрләрне, качыкыннарны һәм башка шундый кешеләрне тулай тораклардан чыгарсаң, студентларга яшәргә әлеге әйтелгән санның яртысы күләмендә урын табып була”, - дип билгеләп үтте министр.

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы киләсе өч ел дәвамында төзелеш һәм ремонтка 5 миллиард сум акча бүлеп бирү мәсьәләсе каралуы турында да хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International