Андрей Фурсенко регионнарга еллык йөкләмә бирде

2011 елның 27 декабре, сишәмбе
Яңа ел алдыннан Россия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко Мәскәүдә барлык региональ мәгариф министрларын җыйды. Елга нәтиҗәләр ясадылар һәм киләсе елга планнар кордылар. Киңәшмәне ачып ясаган чыгышында федераль министр фикерләү өчен юнәлеш векторларын үзе билгеләде. – Мин педагогик вузларның стандартлары белән тулы дәрәҗәдә канәгать түгел. Аларны алыштырырга кирәк, дип саныйм, - дип Андрей Фурсенко үз чыгышын бик кискен башлады. Россиядә педагогларны 5-6 ел әзерлиләр, бу вакыт аралыгында кайбер белемнәр бик тиз үсеп килә торган дөньяда искерергә өлгерәләр. Без яңа белем бирү сыйфатына омтылабыз икән, ул вакытта башка төрле яңа укытучы әзерләргә кирәк, - диде Фурсенко. Шуңа күрә, министр фикеренчә, укытучылар квалификациясен күтәрү системасы “тагында активрак, оперативрак, бүгенге көн өчен адекват булырга тиеш”. Фурсенко шулай ук Россия мәгарифен мониторинглауның унификацияле системасын төзү турында уйларга тәкъдим итте. Һәм иң беренче чиратта бу эшне мәктәпләрдән башларга. Бу һәм башка өлкәләрдә дөрес статистика бирә торганны, дип белдерде министр. Регионнардан мәктәпләр турында мәгълүматлар мәгариф министрлыгына гына түгел, ә Роспотребнадзор, МЧС кебек оешмаларга да килә. Барлык бу ведомстволар күпмедер дәрәҗәдә мәгариф учреждениеләрнең торышын һәм уку процессын карап торалар: МЧС янгын куркынычсызлыгын тикшерә, Роспотребнадзор санитар нормалар үтәлүен һәм ашау сыйфатын күзәтеп тора. Әлеге өч ведомство мәгълүматларына караганда мәктәпләр саны төрлечә килеп чыга. Министр мәгариф системасындагы тагын бер проблеманы билгеләп үтте. Һәр яңа инициатива педаголардан гаять күп отчетлар һәм кәгазь эшен башкаруны атләп итә. Укытучыны, иҗади кеше буларак, мондый кәгазь чуалчыгы, әлбәттә, “артка сөйри”. Министр сүзләренә караганда, укытучылар хәтта хезмәт хакы азлыгына да шулкадәр күп зарланмый башлаганнар, иң беренче чиратта аларны кәгазь эше күп булуы борчуга салган. Бу, әлбәттә, хезмәт хакларының югарырак булуын өлешчә раслый һәм шуның белән шатландыра. Әмма “кулдан” документ әйләнеше – чынлап та җитди проблема. – Педагоглар балалар белән шөгыльләнергә җитешмиләр дә, чөнки аларга отчет тутырырга кирәк, - дип белдерде министр. – Гамәлдә электрон документ әйләнеше системалары да бар кебек югыйсә. Барлык исәп-хисапны иминлеге тәэмин ителгән компьютер программаларында алып барып була. Әмма “кулдан” рәсми кәгазьләр тутырудан баш тарту күпләр өчен психологик яктан авыр. Киңәшмәдә Андрей Фурсенко регионнардагы коллегаларын өметләндерде дә: дәүләт балалар бакчалары төзү өчен 2012-2014 нче елларда 9 миллиард сум күләмендә бюджет кредитларын бүлеп бирәчәк. Бу – ихтыярсыз чара: кызганычка каршы Россиядә балалар бакчалары белән биштән бер дәрәҗәдә генә тәэмин ителгән регионнар да бар. – Эшләре бөтенләй начар булганнарга без ярдәм итәргә тиешбез. Әмма моның субсидия түгел, ә кредит булуын һәм кире кайтарырга кирәк икәнлеген истә тотырга кирәк, - дип ассызыклады Андрей Фурсенко.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International