30нчы мартта Арча районының Ташкичү төп белем бирү мәктәбендә бөек татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗәниның тууына 200 ел тулуга багышланган I Республика укулары булып узды.
Укуларда Татарстан Республикасының төрле районнарыннан килгән 80 укучы катнашты. Укуларның эше бөек мәгърифәтченең киңкырлы иҗади талантын чагылдырган темалар буенча 5 секциягә бүленеп алып барылды.
Укуларның җиңүчеләре һәм призерлары дипломнар һәм сертификатларга ия булдылар.