Мәгариф идарәсе (бүлеге) башлыклары өчен белемнәрне камилләштерү максатыннан оештырылган укуларны берничә этапта үткәрү планлаштырыла.
Беренче этап белем бирү системасында коррупциягә каршы көрәш темасына багышлап, 2017 елның 1-2нче декабрендә Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкилләре катнашында үткәрелде.
Укуларның икенче этабы 5-6нчы апрельдә «Персонал белән идарә итүдә нәтиҗәле алымнар куллану. Менеджментта системалы якын килү принциплары» темасы буенча оештырылды.
Укуларда катнашучылар өчен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Р.Т. Борһанов һәм министрның урынбасарлары белән берлектә махсус киңәшмә үткәрелде.
Укуларның алдагы этапларын агымдагы елның июнь, сентябрь, декабрь айларында үткәрү планлаштырыла.