Кыш Бабай “Мәрхәмәт” балалар йорты балаларын котлады
2011 елның 28 декабре, чәршәмбе
Яр Чаллыда чын Яңа ел алды тантанасы башланып китте: шәһәр халкы илнең төп Кыш Бабаен – Бөек Устюг Тылсымчысын каршы алды.
Урманда әйлән-бәйләннән соң Кыш Бабай, бүләкләрен алып, 74 нче номерлы “Мәрхәмәт” балалар йортына юл алды. Бөек Устюгтан килгән кунакны бик җылы каршы алдылар. Балалар йортында тәрбияләнүче кечкенә балалар өчен бу чын могҗиза булды. Балалар Кыш Бабайны үзләренең матур җырлары һәм биюләре белән шатландырдылар. Алар Кыш Бабай белән әйлән-бәйлән йөрделәр, җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Кыш Бабай балаларны якынлашып килгән ел белән котлады. Кыш Бабайның зур капчыгында һәр балага да бүләк табылды.
Кыш Бабайның искиткеч яхшы җигелгән атлары, чаңгылары һәм һәркайда йөрүче машинасы бар, аларга утырып ул илнең һәр почмагына да бәйрәм алып килә. Шундый бәхет насыйп булган шәһәрләр арасында Яр Чаллы шәһәре дә бар икән. Бу Кыш Бабайның Бөек Устюгтан “Мәрхәмәт” балалар йортына беренче тапкыр гына килүе түгел икән, балалар йортында тәрбияләнүчеләр аны киләсе елда да көтеп калдылар.