Финал ярышлары «Хезмәткә һәм Ватанны сакларга әзер» дип исемләнгән Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары укучылары Спартакиадасы кысаларында үткәрелде. Ярышларда һөнәри белем бирү оешмаларыннан килгән 100дән артык студент көч сынашты.
Ярышларны ачу тантанасында Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призлы урыннарга лаек булучылар билгеле булды:
1нче урында – Актаныш технологик техникумы;
2нче урында – Мамадыш политехника көллияте;
3нче урында – Саба аграр көллияте.