Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Мәгариф турында закон проекты Дәүләт думасы тарафыннан яз көне кабул ителүгә әзер
2011 елның 28 декабре, чәршәмбе
Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко мәгариф турында закон проекты яз көне Дәүләт думасы тарафыннан кабул ителү өчен әзер һәм инде 2013 елның гыйнвар аеннан гамәлдә булыр дип саный. Мәгариф һәм фән министрлыгы әзерләгән “Россия Федерациясендә мәгариф турында” закон проекты 1992 һәм 1996 елларда кабул ителгән ике төп законны – “Мәгариф турында” һәм “Югары һәм вуздан соң һөнәри белем алу турында” законнарын алыштырачак. Анда белем бирүнең һәр баскычы, шул исәптән мәктәпкәчә белем, башлангыч, урта һәм югары һөнәри белем, өстәмә белем бирү буенча да нормалар язылачак. Сишәмбе көнне үткәрелгән Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе утырышында Фурсенко: “Әгәр аның 2013 елның 1 нче гыйнварында үз көченә керүен телибез икән, ул вакытта закон проекты язгы сессиядә каралырга тиеш, әгәр көзге сессиядә каралса, аның гамәлгә кертелү вакыты кичектереләчәк”, - диде. Министр сүзләренә караганда, закон зур әһәмияткә ия, шуңа күрә җитди җәмәгатьчелек ярдәмендә кабул ителергә тиеш. “Документ турында гомер буе фикер алышып утыру мөмкин түгел, аны кабул итү өчен үз өстебезгә җаваплылыкны алырга кирәк. Документның сыйфаты аны яз көне кабул итү дәрәҗәсендә”, - дип билгеләп үтте ведомство башлыгы. Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, мәгариф турында закон проекты Россия Федерациясенең 46 субъекты белән килешенгән, 34 субъект аңа төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәрен керттеләр. Югары икътисад мәктәбе ректоры Ярослав Кузьмин үз чиратында законны кабул итәр алдыннан 10 төзәтмә кертергә кирәген әйтте. Алар арасында укытучыларның хезмәт хакларын, студентларның стипендияләрен күтәрү мәсьәләләре бар. Ректор тәкъдиме буенча алар яшәү минимумына якын булырга тиешләр.
“Идеологик яктан караганда, проектта каршылыклар юк. Мин санап үткән төзәтмәләр законда яисә закон актларында кабул ителүгә лаеклы”, - дип белдерде Кузьминов.
“Новости” Россия мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
апрель, 2026 ел
Казанда социаль медиада агарту эшчәнлеге алып баручы педагог-остазлар җыелачак
21 апрельдә Казанда беренче тапкыр Татарстан Республикасы Бөтенроссия агартучы-остазлар бергәлегенең көндезге төбәк слеты узачак.
20
апрель, 2026 ел
Казаннан Валерия Денежкина — әдәбият буенча бөтенроссия олимпиадасының абсолют җиңүчесе
13-19 апрель көннәрендә Владикавказда мәктәп укучыларының әдәбият буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Илсур Һадиуллин Татарстанның төбәкләргә 32 мең дәреслекне бушлай тапшыруы турында әйтте
Казанда узган «Туган тел» халыкара форумының пленар утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин төбәкләрдәге татар мәктәпләрен дәреслекләр белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә тукталды.
Татарстанда 9нчы сыйныфлар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенең (ГИА-9) вакытыннан алда тапшыру этабы башлана
21 апрельдән төп гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенең (ГИА-9) вакытыннан алда этабы башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз